Казанда Акмулланы искә алалар

2007 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

19 гыйнварда Казанның Г.Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Татар мәдәнияте һәм мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән танылган шәхесләр белән таныштыру циклы кысаларында оештырлучы әлеге кичәдә Акмулланың иҗади мирасын өйрәнүче галимнәр - Рафис Әхмәт, Миркасыйм Усманов, Җәүдәт Миңнуллин катнашачак. Фольклорчы Геннадий Макаров исә Акмуллага багышланган бәет һәм мөнәҗәтләрне башкарачак, дип хәбәр иттеләр музейдан.
 Бүгенге көндә Акмулла иҗаты белән бәйле матди истәлекләр бик аз сакланып калган. Кичәдә шагыйрьнең нәшер ителгән әсәрләре һәм кулъязма күчерелмәләре тәкъдим ителәчәк.
 Габдулла Тукай Акмулла иҗаты белән таныш булган. "Безнең шигырьләр" мәкаләсендә ул аның әсәрләре уңай һәм тискәре ягын санап үткән. Акмулланы Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавиның остазы дип атаган.
 Акмулла 1831 елда Башкортстанның Туксанбай авылында мулла гаиләсендә туып үскән. Шагыйрь һәм дин белгече Шәмсетдин Зәки, ишан Зәйнулла Рәсүлов укучысы булган. Җәй айларында казах балаларын укыткан, Көнбатыш Себер, Төньяк-Көнбатыш Казахстан авылларына еш чыккан, әдәбият белән шөгыльләнгән. Намуслылыгы һәм гаделлеге өчен аңа замандашлары Акмулла исемен биргән.
 Үзенең батыр фикерләре белән хакимияткә ярамаганга күрә, патша армиясе хезмәтеннән качып йөри дигән сәбәп белән шагыйрь кулга алына (чынлыкта З.Рәсүлов белән элемтәдә торган өчен). 1867-1871 елларда төрмәдә утырганда Акмулла үзенеең танылган шигырьләр циклын иҗат итә. 1871 елда акланганнан соң шагыйрь янә Казахстан мәдрәсләренә юл тота. 1894 елда Уфада Р.Фәхретдин белән очрашып аралаша һәм бигрәк тә Ш.Мәрҗани хезмәтләренә югары бәя бирә. Аның үзе исән вакытта чыккан китабы нәкъ шушы фәлсәфәчегә багышлана. Акмулла вафатыннан соң Казанда аның тагын ике шигъри җыентыгы дөнья күрә. Бу шагыйрь төрки акыннар традициясендә иҗат иткән, дип әйтә әдәбиятчылар. Ул үзенең әсәрләрен татар-казах телләрен буташтырып, башкорт сөйләм телен файдаланып үзенчәлекле телдә язган.


  "Интертат", Лилия Гаделшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International