13-19 нчы февральдә А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда инде гадәткә кергән Февраль кичләре – Федор Шаляпинның туган көненә багышланган чаралар циклы үтәчәк.
13 нче февральдә сәгать 11.00 дә казанлылар бөек артистның Бауман урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салачак. Музейда бу көнне Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры концерты була.
14 нче февральдә музейда халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Асаев (бас) концерты уза.
16 нчы февральдә Казан консерваториясе студентларының “Яшь тавышлар - Шаляпинга” дип аталган концерты була. Анда 2009 нчы елда А.М.Горький исемендәге музейның Ф.И.Шаляпин исмендәге стипендия лауреаты Дамир Закиров (тенор) та катнаша.
18 нче февральдә музейда Александра Неронова (Мәскәү) җитәкләгән камера оркестры Ф.И.Шаляпинның яраткан композиторлары әсәрләрен тәкъдим итә. Ансамбльдә катнашучыларның барысы да Мәскәү консерваториясе һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаучылар, бөтенроссия һәм халыкара конкурс лауреатлары.
А.М.Горький исемендәге музейда Февраль кичләре 19 нчы февральдә Россинең Атказанган артисты, Россия Зур театры солисты Юрий Нечаев (Мәскәү) концерты белән тәмамланачак.
Февраль кичләренең иң мөһим вакыйгасы - “Ф.И.Шаляпин Петербургта” күргәзмәсен тәкъдим итү булачак. Ул 13 нче февральдә сәгать 16.00 тә ачыла. Анда Ф.И.Шаляпин музей-фатиры (Санкт-Петербург театр һәм музыка сәнгате Дәүләт музее филиалы) җыелмасыннан раритетлар тәкъдим ителәчәк.
А.М.Горький исемендәге музейда Шаляпин коллекциясеннән 300 уникаль экспонат күрергә мөмкин. Алар арасында театр костюмнары (Мефистофель, Иван Грозный, Дон Кихот), опера спектакльләре программасы, истәлек язулы фотосурәтләр, сирәк китаплар, балаларга хатлар бар.
Казанда Февраль кичләре үткәрү фикере 1989 нчы елда, А.М.Горький музее төзәтелгәннән соң туган. Ул үз тирәсенә Шаляпинны өйрәнүчеләрне, музыка белгечләрен, Ф.И.Шаляпин иҗатын яратучыларны берләштергән. 1912 нче елда, соңгы тапкыр Казанга килгәч, Федор Шаляпин талантлы балаларга стипендия бирүне оештыра. Әлеге стипендия хәзер дә ел саен тапшырыла.