6 нчы февральдә сәгать15.00 тә ТР Милли музеенда “Музыка кораллары дөньясы” күргәзмәсе кысаларында “Җидегән чишмә” музыка кунакханәсе музыкант Яруллиннар нәселенә багышланган очрашу оештыра. Әлеге нәсел “Тукай маршы” авторы, танылган музыкант Заһидулла Яруллин, бертуган композиторлар Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар белән атаклы.
Музыка кунакханәсенә килүчеләр консерватория профессорлары: ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтов, ТР Халык артисткасы Флора Хәсәнова башкаруында “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинның сирәк башкарыла торган иҗат җимешләрен һәм Мирсәет Яруллин әсәрләреннән өзекләр ишетәчәк. ТР Милли музеенда Яруллиннар гаиләсенең тормышы һәм иҗатына бәйле уникаль экспонатлар: тәмамланмаган “Зөлхәбирә” операсының ноталар кулъязмасы, Фәрит Яруллинның фронттан язылган соңгы хаты, гаилә архивыннан фотосурәтләр һәм документлар белән дә танышырга мөмкин булачак.