Республиканың иң борынгы музыка мәктәпләреннән берсе яңа өйгә күчә

2009 елның 2 феврале, дүшәмбе

3 нче февральдә Республиканың иң борынгы – 1943 нче елда салынган Яшел Үзән Балалар музыка мәктәбе яңа өйгә күчә.

Яңа бина 700 укучыга исәпләнгән. Аның өч катында оркестр, хор, теория, шулай ук аерым дәресләр өчен якты зур класслар урнашкан.

Әлеге мәктәптә хәзерге заман мәдәниятенең танылган мэтрлары – Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Татарстан Республикасы Композиторлар Берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Стелла Федосеева, Казан шәһәре фортепиано мәктәбенең күренекле вәкилләре Семен Гурарий, Ольга Степанова, Булат Мөхетдинов һәм башкалар укыган.

Бүген мәктәптә 55 укытучы фортепиано, скрипка, виолончель, кларнет, саксофон, баян, аккордеон, балалайка, гитара, вокал буенча 450 укучыга белем бирә. Мәктәп каршында кыллы, халык, эстрада-тынлы 3 оркестр, 2 хор, гитарачы, думбрачы, баянчылар ансамбле эшли.

Мәктәп 3 меңнән артык укучыга белем биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International