6 - 12 нче февральдә “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәгендә Казанда беренче махсуслаштырылган күргәзмә-сату “Арт-галерея. Казан 2009” башлана. 6 нчы февраль көнне сәгать 12.00 дә бишенче павильонда күргәзмәнең рәсми ачылуы, сәгать 13.00 дә беренче павильонның конференцияләр залында матбугат конференциясе үтәчәк.
Күргәзмәне Казан шәһәре Мэриясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ярдәмендә, “Казан ярминкәсе” ААҖ оештыра.
“Арт-галерея. Казан 2009” күргәзмәсенең төп максаты – аудиторияне хәзерге заман нәфис һәм декоратив-кулланма һөнәр сәнгатенә якынайту, шулай ук Татарстан Республикасы сәнгать осталарына ярдәм итү, тамашачыга аларның әсәрләрен күрсәтү, һөнәри эшчәнлекләрен башлап килүче яңа исемнәр белән таныштыру.
Яңа арт-проектның ачылуы милли мәдәни мирасны саклауга ярдәм итәчәк. Тамашачы хөкеменә хәзерге заман сәнгатенең барлык төрләре: рәсем сәнгате, күчермәләр; сынлы сәнгать, пластика; яңа иҗат төркемнәре, проектлар; галерея, берләшмә, берлек, студия, сәнгать салоннары; фотографлар эшчәнлеге; кулдан эшләнгән курчак, уенчыклар; дизайн, декор; декоратив-кулланма сәнгать; халык һөнәрләре һәм сувенирлар тапшырылачак.
Һөнәри рәссамнарның әсәрләреннән тыш, иҗади берлеккә кермәгән рәссамнарның да эшләре тәкъдим ителәчәк, биредә эксклюзив автор эшләнмәләрен сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Тамашачы И.Хәсәнова (Казан), А.Чинарева (Казан), Р.Әбҗәлилова (Казан), Г.Аксенов (Казан), К.Матвиенко (Краснокамски), А.Анисимова (Тольятти), Татьяна һәм Юрий Бердниковлар (Казан) һәм башкаларның эшләренә бәя бирәчәк. Фотога төшерүчеләрдән Валерий Тимофеев (Чабаксар), Екатерина Чекрыжева (Казан) фотога төшерү сәнгате мөмкинлекләрен күрсәтәчәк.
Аrt-проект күргәзмәсендә катнашучылар арасында Казанның “Ак барс”, “Аврора”, “Double M Gallery” сәнгать галереяләре дә бар. Алар Татарстан Республикасы рәссамнары, сынлы сәнгатьчеләре һәм фотога төшерүчеләренең эшләрен тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә катнашучыларның географиясе Россиянең төрле шәһәрләрен үз эченә ала: Дзержински, Екатеринбург, Казан, Киров, Яр Чаллы, Пермь, Санкт-Петербург, Самара, Соликамски, Тула, Тольятти.
“АRT-галерея. Казан 2009” күргәзмә проектының юнәлешләреннән берсе – декоратив-кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре. Бижутерия һәм сувенирларның төрле төрләре арасында күргәзмәгә килүчеләр селенит эшләнмәләре җыелмасын: шкатулка, шәмдәл, Пермь остасы Анатолий Иванов эшләгән бизәнү әйберләре, шулай ук бөтен дөньяда билгеле Израиль дизайнеры Орна Лалоның кабатланмас һәм стильле бижутериясен дә күрә алачак. Күргәзмәдә Анна Григоревьеаның курчаклары да тәкъдим ителәчәк.
Иҗат сөючеләр, рәсем ясау, фотосурәт техникасы, стиле белән якыннан танышырга теләүчеләр өчен рәсем сәнгате, фотосурәт һәм декоратив-кулланма сәнгать буенча махсус остаханәләр үтәчәк.
Эш сәгатьләре: 6 – 11 февраль – 11.00 дән 19.00 гә кадәр, 12 февраль – 11.00 дән 15.00 гә кадәр.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге сайттан алырга мөмкин: www.expokazan.ru
Тел.\факс: (843) 570-68-30, 570-51-11 – тәүлек буе шылтыратырга мөмкин