Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Рәхимьян кызы Вәлиева исеменә Төркиянең “Аяз Таһир исемендәге Идел-Урал” фонды директоры Тулай Дуран ханымнан Рәхмәт хаты килде.
Тулай Дуран Гаяз Исхакыйның юбилеена багышланган чаралар үткәрелгән көннәрдә бай тарихлы Казан шәһәренә чакырып кунак иткән, дәүләт органнары, университет һәм академик оешмаларның эшчәнлеген якыннан күрү һәм танышу форсаты биргән өчен министрга чын күңелдән рәхмәт белдерә. «Гаяз Исхакый иҗаты: бүгенге караш» исемле фәнни конференциянең уңышлы узуы белән тәбрикли. Татар халкының атаклы язучысы, журналист һәм сәяси лидер Гаяз Исхакыйның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелүеннән без бик канәгать булдык, диелә хатта.