Казан артистлары Мари опера һәм балет фестивалендә катнашачак

2009 елның 4 феврале, чәршәмбе

8 нче февральдә Казан хореография училищесы студентлары 7 – 15 нче февральдә Йошкар-Ола шәһәренең Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында үтәчәк “Кышкы кичләр” опера һәм балет сәнгате фестивалендә катнаша. Казанлылар “Карсылу” (“Белоснежка”) спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестивальгә, кунак буларак, “Түбәдәге скрипкачы” (“Скрипач на крыше”) спектакле белән В.И. Качалов исемендәге Казан Дәүләт Академия Зур Рус Драма театры да чакырылган. Алар 10 нчы февральдә чыгыш ясаячак.

Мари опера һәм балет сәнгате фестивале күптәнге гадәтләргә таяна. Ел саен анда бөтен дөньяга танылган сәхнә йолдызлары, ерак һәм якын чит илнең алдынгы театр коллективлары чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International