14 нче февральдә сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Гашыйклар көненә багышланган “Изге Валентин кочагында” дип аталган концерты була.
Солист – Россиянең Атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Самара Академия опера һәм балет театры солисты Андрей Антонов.
Концерт программасында: Ф.Крейслер “Мәхәббәт ләззәте һәм газабы”, А.Пьяцолла “Онытылу”, Ж.Косма “Коелган яфраклар”, Ф.Лей “Мәхәббәт тарихы”, Р.Кочанте “Belle”, Б.Фомин “Очрашу бер генә була”, Е.Петербургский “Алҗыган кояш”, О.Строк “Айлы рапсодия”, В.Монти “Чардаш” һ.б.