15 нче февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

13 – 17 нче февральдә Казанда шагыйрь Муса Җәлилнең Туган көненә багышланган чаралар үтәчәк.

13 нче февральдә сәгать 13.00 дә М.Җәлилнең музей-фатирында Мәскәү районы укытучылары язучылар, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләр белән очраша. Кунакларга Муса Җәлилнең шәхси альбомы беренче тапкыр электрон вариантта тәкъдим ителәчәк. Аны, 1937 нче елдан башлап, фронтка киткәнче, үзенең һәм дусларының фотосурәтләре белән шагыйрь үзе тутырып барган. Бу көнне Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

15 нче февральдә сәгать 12.00 дә ТР Милли музеенда, гадәттәгечә, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Төп нөсхә көне” уза.

Кунаклар, Муса Җәлилнең соңгы сәламе булып, туган ягына күп сынаулар аша кайтып җиткән “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсе белән таныша ала. Нәкъ менә әлеге цикл өчен шагыйрьләр арасыннан иң беренче Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелә. Әлеге уникаль экспонатны музей фондыннан тантаналы алып чыгуның махсус йоласы да барлыкка килгән.

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган шагыйрьне искә алырга язучылар, сәнгать эшлеклеләре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе ияләре, галимнәр, хәрби училище курсантлары, студентлар, укучылар киләчәк. Кунаклар Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләүче “Герой үлемсез” күргәзмәсе белән таныша ала.

17 нче февральдә сәгать 14.00 тә Бөек Ватан Сугышы музей-мемориалында “Муса Җәлилнең батырлыгы нәрсәдән гыйбарәт?” дип аталган лекция, кечкенә күргәзмә һәм документаль фильм күрсәтү була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International