6 нчы февральдә сәгать 13.00 дә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Печищи авылындагы Янка Купала музеенда “Исем һәм шәҗәрә” дип аталган музей кичәсе үтә. Ул сәүдәгәр Оконишниковлар нәселенә багышланган.
Кичәне музей хезмәткәрләре үткәрә. Ул кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен. “Исем һәм шәҗәрә” кичәсе Оконишниковлар гаиләсе шәҗәрәсе мисалында һәр катнашучыга үз шәҗәрәсен төзү күнекмәләре булдырырга ярдәм итәчәк. Гамәли дәрестән тыш, укучылар Россиядә исем һәм фамилияләр килеп чыгышы турында лекция дә тыңлаячак.