ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2011 ел
шимбә
19 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Сукырлар өчен республика махсус китапханәсендә «Сайлаулар-2011. GPS-навигациясе ярдәмендә сайлап участокларына бару юлы» шәһәр мастер-классы уздырыла.

18
ноябрь, 2011 ел
җомга
21 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә ТР ДССМда фотограф Владимир Зотовның «Владимир Зотов. Фотография» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла.
2011 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее Инвалидлар өчен «Игелек кылырга ашык!» дип аталган декада уздыра.
20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Әлеге чара Л.Н. Толстой музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Бу көнне дөнья җәмәгатьчелеге Лев Николаевич Толстойның вафатына 101 ел тулуны билгеләп уза.
2011 елның 24 ноябреннән 2012 елның 24 гыйнварына кадәр «Мәскәү Музее» музей берләшмәсендә Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Милли музееның «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсе уза.

17
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
25 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Теловидение» Өченче халыкара бию перфомансы фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.

16
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
19 ноябрьдә Казанда С.Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара «CONCORDIA» заманча музыка фестивале ябыла. Әлеге чара – Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры уздыра торган дүрт фестивальнең («Рахлин сезоны (апрель), «Ак сирень» (май), «Казан көзе» (август) берсе.
18 ноябрьдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары (берәмлекләре) мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары өчен белем программалары айлыгы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Халыкның ял итү культурасын формалаштыруда социаль-мәдәни технологияләр” дигән Республика фәнни-гамәли семинары уздырыла.
16 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге театрның төп сәхнәсендә, «Территория» фестиваль-мәктәбе кысаларында Акрам Хан хореография компаниясенең (Бөекбритания) «Вертикаль юл» спектакле була. Россиядә спектакль беренче тапкыр куела.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 46 нчы концерт сезонында «Студент билеты» акциясен игълан итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International