Татарстан Республикасы Милли музее Инвалидлар өчен «Игелек кылырга ашык!» дип аталган декада уздыра

2011 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли музеенда Халыкара Инвалидлар көненә багышланган декада уздыру традициягә әйләнде.
БМО Генераль Ассамблеясенең 1992 елның 14 октябрендәге 47/3 номерлы резолюциясе нигезендә һәр елның декабрь башында инвалидлар декадасы уздырыла. Татарстан Республикасы Милли музеенда Халыкара Инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында хәзерге җәмгыять тормышына җайлаша алмый торган, кимчелекле кешеләр дигән ныклы фикерне үзгәртү максатларында уздырыла. Инвалидларга тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга, җәмгыятьтә тулысынча җайлашырга ярдәм итү, тормышта үз сәләтләрен ачу мөмкинлекләре бирү – Милли музей хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне – музей кунакларын экспозицияләр һәм күргәзмәләр буенча сәяхәт, махсус музей дәресләре, очрашулар көтә.

Программа

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International