Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда фотограф Владимир Зотовның шәхси күргәзмәсе ачыла

2011 елның 18 ноябре, җомга

Владимир Николаевич Зотов 1939 елда Татарстан АССРның Аксубай авылында туа. Фотога төшерү белән балачактан ук, ә фотожурналистика белән ГЭС төзелешендә комсомол җитәкчесе булган вакытыннан кызыксына. 1960 елдан – Пермь өлкәсе, ә аннары, 1966 елдан, Татарстан вакытлы матбугатында фотокорреспондент («Комсомолец Татарии», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости»). 1970 елда Зотов В.Н. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Владимир Зотов Казан фотографларының «ТАСМА» иҗат төркемен оештыручылардан берсе була. Бу коллектив илебездә дә, чит илләрдә дә таныла, Казан фотография мәктәбе оешуга һәм аның үсешенә зур өлеш кертә. Иҗат төркеме составында Владимир Богданов, Александр Грек (Тамбулидис), Рифкать Якупов, Ляля Кузнецова, Борис Давыдов, Эдвард Хәкимов, Альберт Баһаутдинов, Юрий Филимонов, Зөфәр Бәширов, Валерий Михайлов, Фәрит Гобәев, Владимир Разумейченко, Вадим Никифоров, Шамил Бәшировы, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Василий Мартинков, Виталий Хашев, Татьяна Лескова, Валера Павлов кебек күренекле осталар керә. Владимир Зотов иҗатына СССРда тыелмаган Картье Брессон, Вилли Ронис һәм Ян Бэри эшләре йогынты ясый. 1960 нчы еллардан Зотов СССРда һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Владимир Зотов эшләре «Другая Россия» (”Бүтән Россия”) (Лондон, 1986 ел), «Современная фотография в Советском Союзе» (“Советлар Союзында хәзерге фотография”) (Дюссельдорф, 1998 ел), «Меняющаяся реальность» (“Үзгәрештәге чынбарлык”) (Вашингтон, 1991 ел) фотоальбомнарында һәм бик күп башка альбомнарда, китап-журналларда басылып чыга. Мәскәү халыкара күргәзмәсендә Зотовка тапшырылган дипламда: «Фотографияне үстерү эшенә гаять зур өлеш керткәне өчен …» дигән юллар бар. «Бу очраклылык, – ди Владимир Николаевич үзе, – дөрес, тормыш үзе дә шундый…». В.Н. Зотов – Россия журналистлар берлеге һәм Россия Фотографлар берлеге әгъзасы.
Күргәзмә 2011елның 21 декабренә кадәр эшли. Эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International