Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Теловидение» фестивалендә катнашучылар белән матбугат конференциясе узачак

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
25 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Теловидение» Өченче халыкара бию перфомансы фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
- «Пантера» камера балеты сәнгать җитәкчесе - Наил Ибраһимов;
- «Пантера» камера балеты директоры - Елена Беляева;
- Compagnia Danzalabor (Сардиния утравы, Италия) сәнгать директоры - Симонетта Пушеду (Simonetta Pusceddu);
- балет артисты - Алдо Канесса (Aldo Canessa);
- балет артисткасы - Лукреция Маймоне (Lucrezia Maimone).
25-28 ноябрьдә Казанда «Теловидение» өченче Халыкара бию перфомансы фестивале узачак. Фестиваль Россиядә Италия елы кысаларында оештырыла.
Заманча бию сәнгатенә гашыйк кешеләрне уникаль «COMPAGNIA DANZALABOR» коллективы белән очрашу көтә. Бу профессиональ бию компаниясе 1989 елда оеша, Сардиния (Италия) утравында «Tersicorea» хореография һәм бию театры үзәгендә эшли. Италия артистлары «Rock me Mr. Hamlet» спектаклен – Шекспир образларының үзенчәлекле транскрипциясен тәкъдим итәчәк. Коллективның сәнгать җитәкчесе Симонетта Пушеду ханым 26-27 ноябрьдә заманча хореография буенча мастер-класс уздырачак.
Фестиваль 28 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры залындагы концерт белән ябыла. Биредә Италиядән килгән коллектив белән «Пантера» муниципаль камера балеты чыгыш ясый. Күптән түгел бу коллектив Даниядән гастрольдән кайтты. Анда “Пантера”ның хореограф Лотте Сай куйган «Хороший, Плохой и Ты» (“Яхшы, Начар һәм Син”) спектакле зур уңыш казанды.
Мәгълүмат алу өчен: Елена Беляева, фестиваль директоры тел. (843) 246-60-07, belyaeva_elena@mail.ru

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International