Сукырлар китапханәсе Казан шәһәрендә күзләре күрмәүче инвалидлар өчен мастер-класс уздыра

2011 елның 19 ноябре, шимбә
19 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Сукырлар өчен республика махсус китапханәсендә «Сайлаулар-2011. GPS-навигациясе ярдәмендә сайлап участокларына бару юлы» шәһәр мастер-классы уздырыла.
Мастер-класс күзләре күрмәүче гражданнар сайлау участокларына килә алсын өчен оештырыла. Чара күзләре күрмәү нәтиҗәсендә инвалидлык бирелгән гражданнарның сайлау хокукын тормышка ашыруга ярдәм итү максатлдарында Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырылучы «Сукыр сайлаучы» проекты кысаларында узачак. Чара барышында заманча мобиль элемтә чаралары ярдәмендә сукырлар тавыш бирергә тиешле сайлау участокларын табу мөмкинлекләре күрсәтеләчәк. Шулай ук яңартылган GPS (LOADSTONE программасы ярдәмендә билгеләнгән) базасы мәгълүматларын 2011 ел сайлаулары белән бәйле рәвештә куллануның практик мәсьәләләре каралачак .
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International