18 ноябрьдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары (берәмлекләре) мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары өчен белем программалары айлыгы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Халыкның ял итү культурасын формалаштыруда социаль-мәдәни технологияләр” дигән Республика фәнни-гамәли семинары уздырыла.
Семинарда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.Рыбакова, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге фәнни хезмәткәрләр һәм белгечләр чыгыш ясый, практик дәресләр уздырыла. Семинарда катнашучыларга Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының 75 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.
16.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният йортында бәйрәм концерты була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте