С.Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара «CONCORDIA» заманча музыка фестивале ябыла

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Казанда С.Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара «CONCORDIA» заманча музыка фестивале ябыла. Әлеге чара – Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры уздыра торган дүрт фестивальнең («Рахлин сезоны (апрель), «Ак сирень» (май), «Казан көзе» (август) берсе.
Фестиваль программасында тамашачыга премьералар тәкъдим ителә. Казанга Юрий Башмет килер дип көтелә, ул композиторның аңа багышланган альт концертын башкарачак. Оркестр Александр Чайковскийның Өченче симфониясен – гасырлар чигендә иҗат ителгән күренекле әсәрләрнең берсен тәкъдим итәчәк. Симфония Леонид Рошальгә багышлана. Мәшһүр балалар табибы фестивальгә чакыруны шулай ук кабул итте. 19 ноябрьдә Казанга Симфоник һәм камера оркестрлары җитәкчеләре ассоциациясе директоры (АСКОР) Лолита Сильвиан киләчәк.
Фестиваль 5 ноябрьдә ачылды. Аның беренче көнендә яңа скрипкаларда Шенбергның «Просветленная ночь» (“Якты төн”) әсәре башкарылды. Шулай ук Фестивальнең шәрәфле кунагы София Гобәйдуллинаның ике әсәре яңгырады. Бу кичәдә ТР ДСО тамашачыга дөньяның мәшһүр музыканты (виолончель) Давид Герингас һәм Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин чыгышларын тәкъдим итте.
12 ноябрьдәге икенче концерт Татарстан мәктәбе композиторлары әсәрләреннән төзелгән иде. Программада - Анатолий Луппов, Шамил Тимербулатов (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына һәм аның җитәкчесе Александр Сладковскийга багышланган «Корылтай» увертюрасы премьерасы), Елена Анисимова һәм Мәсгудә Шәмсетдинова ( «Чыңгыз хан» симфониясе), шулай ук Хиндемитның тынлы музыка кораллары өчен язылган симфониясе.
С.Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара «CONCORDIA» заманча музыка фестивале 2014 елда Сочида узачак Мәдәни Олимпиадада һәм 2013 елда Казанда узачак Мәдәни Универсиадада катнаша.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны оркестр сайтында ( http://www.tatarstan-symphony.com/) таба аласыз.
Фестиваль программасы
София Гобәйдулина
«Сочи 2014» Мәдәни Олимпиадасы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International