Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр куелачак

2011 елның 18 ноябре, җомга
20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Әлеге чара Л.Н. Толстой музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Бу көнне дөнья җәмәгатьчелеге Лев Николаевич Толстойның вафатына 101 ел тулуны билгеләп уза.
Шәһәребездә Лев Толстой исемен мәңгеләштерү белән бәйле рәвештә, Япиев урамындагы 15 нче мемориаль йортта 2000 елдан Лев Николаевич музеен оештыру эшләре алып барыла. Нәкъ менә шушында – туталары Пелагея Ильинична Юшкова йортына – 1841 елда, моннан 170 ел элек, Ясная Полянадан үсмер Николай, Сергей, Дмитрий, Лев һәм Мария Толстойлар күченеп килә.
Быел Л.Н. Толстойны искә алу чаралары шулай ук Казанның 5 нче лицеенда һәм 85 нче урта мәктәптә уздырыла. Л.Н.Толстой музее хезмәткәрләре укучыларга Толстой нәселенең Казан шәһәре һәм крае белән бәйләнеше, Толстойлар гаиләсенең безнең шәһәрдә яшәгәнлеге, язучы иҗатында Казан мотивларының чагылышы һәм Толстой иҗатын өйрәнгән галим К.Н. Ломуновның китапханәсе (аны галимнең кызы музейга бүләк иткән) турында сөйләячәк.
Чынлап та, Казан үзенең классик язмышында аерым роль уйнавы белән горурлана ала. Толстой Ясная Полянада туган, ә Кавказда язучы булып җитешкән икән, ә менә балалык һәм үсмерлек елларын уздырган Казанда исә, абруйлы галимнәр фикеренчә, булачак бөек язучы һәм фикер иясе шәхес буларак формалашкан. Биредә ул “тән ихтыяры, хис ихтыяры һәм акыл ихтыяры” тәрбияләү буенча шәхси “тормыш кагыйдәләрен” булдыра, үзенең әйләнә-тирә мохитеннән ризасызлык хисләрен теркәп бару өчен көндәлек ача. Аның өчен рухи һәм гражданлык җәһәтеннән өлгергәнлек вакыты булган Казан чорында Толстой үзлегеннән белемен күтәрү һәм камилләшү программасын билгели һәм шуңа бөтен озын гомере буенча тугрылыклы була.
Казан чорында тирә-юньдәгеләрдән күңел түренә үк яшерелгән, әмма гаять интенсив шәхси камилләшү эше турында Толстой үзе: «Үкенү хисе, камилләшергә кайнар теләк-омтылыш минем үсешемнең бу чорында иң төп яңа тойгы иде. Нәкъ менә ул минем үз-үземә, кешеләргә, дөньяга яңача каравыма этәргеч бирде”, – дип яза.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International