Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 46 нчы концерт сезонында «Студент билеты» акциясен игълан итте
2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 46 нчы концерт сезонында «Студент билеты» акциясен игълан итте.
Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы студентларына һәм аспирантларына симфоник музыка концертларына билетларны РТ ДСО кассасында 50 % ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бирелә. Казан тамашачысы алдында Дмитрий Хворостовский, Юрий Башмет, Давид Герингас, Хибла Герзмава, Барри Дуглас, Елена Денисова, Ольга Бородина, Илдар Габдерәззаков, Алена Баева, Николай Луганский, Игорь Бутман, Роберто Аланья, Юрлов исемендәге капелла чыгыш ясаячак.
Музыкантлар шулай итеп классик сәнгатькә яшьләрне тартмакчы булалар. Акция сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тәфсилле афиша – оркестр сайтында: http://www.tatarstan-symphony.com/ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.