Казанлыларга Бөекбританиянең мәшһүр хореографы Акрам Ханның «Вертикаль юл» спектаклен күрсәтәчәкләр

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге театрның төп сәхнәсендә, «Территория» фестиваль-мәктәбе кысаларында Акрам Хан хореография компаниясенең (Бөекбритания) «Вертикаль юл» спектакле була. Россиядә спектакль беренче тапкыр куела.
Сәнгать директоры, хореограф – Акрам Хан, композитор – Нитин Соуни.
«Вертикаль юл» — Акрам Ханның яңа спектакле, аны кую өчен хореограф Азия, Европа һәм Шәрекъ илләренең уникаль артистларыннан труппа туплаган. Спектакль Нитин Соуни музыкасына суфыйчылыкның фәлсәфи традицияләре, фарсы шагыйре һәм фәлсәфәчесе Руми иҗаты белән рухланып иҗат ителгән. «Вертикаль юл» — кеше табигате хакында уйлану, тормыш турында сәяхәт, яктылыкка һәм изгелеккә омтылу буларак фикер йөртү ул.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International