Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Мәскәүдә «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсе ачыла
2011 елның 18 ноябре, җомга
2011 елның 24 ноябреннән 2012 елның 24 гыйнварына кадәр «Мәскәү Музее» музей берләшмәсендә Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Милли музееның «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсе уза.
Татарстан Республикасы милли музее – Россиянең иң зур төбәк музейларының берсе. Аның тупламаларында Татарстан, Россия һәм дөнья халыкларының мәдәни-тарихи мирасын тәшкил итүче 900 меңнән артык музей предметы саклана. Атап әйткәндә, музей Казан татарларының декоратив-гамәли ядкәрләреннән торган уникаль этнографик коллекциягә ия. Күргәзмәдә беренче тапкыр буларак татар халкы мәдәнияте, милли традицияләр һәм төрле чор осталарының сәнгате үзенчәлекләрен ачып биргән бай экспозиция тәкъдим ителәчәк.
Татарларның йорт җиһазлары, хатын-кыз өс-баш киеме, шулай ук чигү һәм күн мозаика үрнәкләре, һәр гаиләдә булган чынаяклар һәм самавыр ише әйберләр тамашачыга татар мәдәнияте турында мәгълүмат бирә.
Оста чигүчеләр киемнең аерым детальләренә, көнкүреш (сөлге, ашъяулык, пәрдә) һәм дини йолалар белән бәйле әйберләргә (намазлык, Коръән тышлыклары) ачык төсле, матур бизәкләр төшергән. Гасырлар дәвамында алтын һәм төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеш чигү Казанда һәм Казан артында иң киң таралган кәсепләрнең берсе була.
Баш киемнәре (калфаклар һәм түбәтәйләр) һәм чигүле аяк киемнәре мәҗбүри атрибуты булган милли костюм зур кызыксыну тудырачак. Гаять нәфис кабатланмас челтәр-бизәкләр рәвешендә “үреп” ясалган һәм төрле төстәге ташлар белән зиннәтләнгән көмеш һәм алтын ювелир бизәнү әйберләре милли киемнәрне тагын да матурлый.
Милли аяк киеме тегү сәнгате ерак гасырлардан мирас булып калган һәм Казан осталары тырышлыгы белән сакланып килгән. Чигүле аяк киемнәре зур популярлык казанды һәм үзенең оригинальлеге белән хәтта Европаны да таң калдырды.
Каллиграфия сәнгате картина кебек ясалган, график һәм чигелгән шамаилләрдә - татар йорты диварларын бизәүче дини һәм әхлакый эчтәлекле декоратив панноларда гәүдәләндерелә.
Күргәзмәдә XIX-XX гасырда җитештерелгән сирәк әйберләр һәм хәзерге заман осталары эшләнмәләре куелган. Монда “Туран” фондының укалап чигүчеләре җитештергән милли кием үрнәкләрен, күн мозаика осталары Софья Кузьминых, Илдус Гәйнетдинов, Наилә Кумысникова, ювелир Лидия Рыговская, керамикачы Борис Шубин һәм башкаларның нәфис эшләнмәләрен күрергә була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз