27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы китапханәләре арасында сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын күтәрү эшен иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы узачак .
«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Татарстанның табигать тарихы музее Д.Зиминның Коммерциячел булмаган программалар фонды гамәлгә куйган «XXI гасырда фәнни музей» дип аталган VI грант конкурсында җиңеп чыкты.
19 декабрьдән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 105 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
2012 елның 14 февралендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә XXX Шаляпин фестивале кысаларында Родион Щедринның «Очарованный странник» операсы күрсәтелә.