Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Мәскәүгә китә

2011 елның 23 декабре, җомга

25, 26 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрын Мәскәүдә көтәләр.
Якшәмбе көнне оркестр МДУ ректоры Виктор Садовничий башлангычындагы «МДУ ректоры чакыра» дигән еллык цикл кысаларында чыгыш ясаячак.
26 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры мәскәүлеләргә Яңа ел программасын бүләк итәчәк, анда Штраус, Равель вальслары һәм «Щелкунчик» балетыннан музыка яңгыраячак. Концерт Чайковский исемендәге Концерт залында узачак.
30 декабрьдә музыкантлар һәм маэстро Сладковский Мәскәүдәге программаны Казанда күрсәтәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International