Казанда беренче тапкыр Екатерина Рождественская күргәзмәсе ачыла

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

24 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә күренекле фото-рәссам Екатерина Рождественская күргәзмәсе ачыла. Авторның бу күргәзмәсе йөз дә сигезенчесе, һәм Казанда беренчесе.
Экспозициядә биш фото-проекттан (“Шәхси тупланма” («Частная коллекция»), “Туганнар” («Родня»), “Кер тарихы” («История белья»), шулай ук «Pin-ap» һәм «Конодивы») 120 эш куелган.
Екатерина Рождественская Мәскәүдә туа һәм үсә. Күренекле шагыйрь Роберт Рождественский гаиләсендә тәрбияләнә. Фотография белән 1998 елдан шөгыльләнә, 2000 елдан аның эшләре «Караван историй» журналында басыла башлый. Бүгенге көндә Екатерина - 30 фото-проект авторы, алар арасында ”Ир һәм хатын” («Мужчина и женщина»), «Реинкарнация», “Фотокүнекмәләр” («Фотопробы»), “Балачак хыяллары” («Мечты детства»),”Кардәшләр” («Братья и сестры»), “Туганнар” («Родня»), “Карталар” («Карты») һәм башка мәгълүм эшләр бар.
Күргәзмә 24 декабрьдән 12 февральгә кадәр дәвам итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International