ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
20 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан юбилей чаралары уздырыла.
2011 елның 13 декабрендә Азәрбайҗан Республикасының Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция узды.
23 декабрьдә 13.00 һәм 15.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев музееның музыка салонында “Сәйдәшевның балалар өчен җырлары” дигән музыкаль чара уздырыла.
20 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Г.Тукай иҗатының Татарстан рәссамнарына йогынтысына багышланган “Даһидан илһам алып” дигән лекция була.
20 декабрьдә 17.00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясе залларында Татарстан Рәссамнар берлегенең 75 еллыгына багышланган ике күргәзмә ачыла.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
21 декабрьдә 16.00 сәгатьтә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Казанда беренче буларак пыялачы-рәссамнар династиясенең уникаль күргәзмәсе ачыла.
25 декабрьдә 14.00 сәгатьтә М.Горький музеенда шагыйрә һәм язучы, Россия Язучылар әгъзасы, өч проза китабы ("Синица в небе", "Ангелы", "Дама с прошлым") һәм ике шигырь җыентыгы ("Оловянный батальон", "В стране родной") авторы Вера Армянованың иҗат кичәсе уза.

15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
24-25 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Күңелгә хуш һәдияләр» күргәзмә-сәүдәсе була.
«Әкият» театрында 23 декабрьдә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм кайбер башка әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашалары башлана.
22 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Балачагыбыз уеннары һәм уенчыклары” дип аталган музей проекты тәкъдим ителә. Проект кысаларында “Казанда Балачак музее” җыентыгы тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International