ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
10 февральдә 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия Чувашларның федераль милли-мәдәни мохтарияте күчмә (ФНКАЧР) утырышы була. Көн тәртибендә: «Татарстан чувашларының этномәдәни үсеше. Чынбарлык һәм киләчәк» дигән темага фикер алышу.
10 февральдә 15.00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Юлия Вишневскаяның Уникаль Курчаклар Музее коллекциясеннән “Нәкъ менә шул курчак” дигән антиквар курчаклар күргәзмәсе ачылачак.

17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
“Рус утарын торгызу” милли фонды РФ Мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте булышлыгы белән 2011–2012 елларга “Мәдәни мирас” VII Милли Премиясен тәкъдим итә.

14 гыйнварда Австриянең Зальцбург шәһәрендә «Кавалерист кыз» операсының күптәннән көтелгән премьерасы булды, аны сәхнәгә кую белән Моцартеум университеты шөгыльләнде.


13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
21 гыйнварда ДЗКЗ сәхнәсендә Казан дәүләт «La primavera» камера оркестры «Рояль ачык, ә кыллары зыңлый…» дигән концерт программасы тәкъдим итә. Яңа елдагы беренче концертын оркестр узган елның декабрендә бакыйлыкка күчкән күренекле педагог, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Марина Васильевна Сухаренконың якты истәлегенә багышлый.
Гыйнвар ахырында Брюссельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры гастрольләре узачак. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.

10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Сукырлар өчен республика махсус китапханәсендә «Үз кулларым белән могҗиза» дип аталган күргәзмә ачылды.

29
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
29 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәмгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшырачаклар.
Татарстан Республикасы Милли музее 1 һәм 2 гыйнвардан кала барлык бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәрендә ачык. 31 декабрьдә - 10.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр, касса 10.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли. Башка көннәрдә музей гадәти режимда – 10.00 дән 18.00 сәгатькә, касса 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.

28
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
23 декабрьдә Әнкарәдә татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. Конференция Төрек лингвистик җәмгыяте (Türk Dil Kurumu) һәм Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International