21 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда композиторларга багышланган лекция була

2011 елның 20 декабре, сишәмбе
21 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган композиторларга багышланган лекция була. Лекция “Мин мәңгелеккә омтылам...” күргәзмәсе кысаларында уздырыла.
Лекция барышында камера, хор һәм симфоник әсәрләрдән фрагментлар яңгыраячак, бай иллюстратив материаллар күрсәтеләчәк.
Габдулла Тукай иҗаты тулаем татар сәнгатенә, шул исәптән татар музыкасы үсешенә дә зур йогынты ясый. Өлкән буын композиторлары - Салих Сәйдәшев, Заһит Хәбибуллин, Хөснул Вәлиуллин, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Сара Садыйкова һәм башка бик күпләр – үз иҗатларын Г.Тукай мирасы белән сугарып, аны иҗади эшкәртеп, милли музыка сәнгатенә нигез салалар. Композиторларның алардан соңгы буыны (Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин, Луиза Батыр-Болгари, Рөстәм Абязов, Резеда Ахиярова) остазларының эшен дәвам итеп, республиканың музыка сәнгатен дөнья күләмендә таныттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International