Г. Камал театрының юбилее

2011 елның 20 декабре, сишәмбе
19 декабрьдән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 105 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Экспозициядә китаплар һәм альбомнар, монографияләр һәм белешмәлекләр куелган.
Театрга 1906 елның 22 декабрендә нигез салына. Нәкъ менә шушы көнне тамашачыга беренче татар спектакле күрсәтелә. Нигезен “Шимбә” театр коллективы һәм “Сәйяр” труппасы тәшкил иткән театр татар халкының рухи тормышында күренекле вакыйга була. Татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал исеме театрга 1936 елда бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International