23 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Сукырлар өчен китапханә белгечләре икенче буын күпфункцияле Plextalk тифлофлешплеерын тәкъдим итәчәк.
Презентация барышында җайланманың гамәли мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр, шуннан соң күзләре күрми торган кешеләр аның белән мөстәкыйль рәвештә эшләп караячак, шулай ук флеш карталардагы “сөйләшүче” китаплар белән эш итүнең гомуми мәсьәләләре буенча фикер алышулар булачак.
2012 елдан китапханә Plextalk тифлофлешплеерлары булган укучыларга хезмәт күрсәтә башлаячак.
Презентациядән соң «Үзгәреп торучы дөньяда күзләре күрмәүчеләр өчен компьютер тифлотехнологияләре дигән» уен мастер-классы уздырылачак.
Төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, чаралар Серов Проспектындагы 7 нче йортта (якынча 227 бүлмә ) уздырылачак.
Белешмәләр өчен тел. 89033438746( Гөлүсә Закирова), 89172902317 (Эдуард Ибраһимов, тифлопедагог).
Татарстан Республикасы Мәдәният мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте