«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Татарстанның табигать тарихы музее Д.Зиминның Коммерциячел булмаган программалар фонды гамәлгә куйган «XXI гасырда фәнни музей» дип аталган VI грант конкурсында җиңеп чыкты.
«Тылсымлы армреслинг» экспонаты “Фәнне популярлаштыручы интерактив экспонатлар” номинациясендә Россиянең 93 музее арасыннан җиде җиңүченең берсе булды.
Экспонат презентациясе 2012 елның сентябрендә булачак.
Татарстанның табигать тарихы музее «XXI гасырда фәнни музей» грант конкурсында инде икенче тапкыр җиңү яулый. 2008 елда «Династия» фонды ярдәме белән «Җир һәм Галәм» залы өчен «Космик үлчәү», «Интерактив телескоп», «Татарстан рельефы картасы» интерактив җайланмалары булдырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте