Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
“Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте” рәисе Гөлтан Ураллы Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагәтуллинга рәхмәт белдерде
2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле Айрат Миңнемулла улы!
Без – Төркия Республикасының Истанбул шәһәрендә дәүләтнеке булмаган оешма рәвешендә төзелгән һәм дәүләт органнарында теркәлгән, үз эшчәнлеген гамәлдәге законнар кысаларында алып баручы “Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте” вәкилләре. Безнең җәмгыятебез Төркиядә бик күптәннән гамәлдә, анда татар-башкорт диаспорасының бик күп вәкиле әгъза булып тора.
Сезгә һәм Татарстан Хөкүмәтенә безнең җәмгыятебезгә Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан 2011 елның 24 апрелендә Истанбул шәһәрендә узган иҗат кичәсен, шулай ук бөек татар шагыйре елына багышланган башка барлык чараларны оештыруда һәм уздыруда булышлык һәм ярдәм күрсәтүегез өчен ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Сез җитәкләгән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан вәкиллеге ярдәме белән җәмгыятебез Төркия Республикасында татар мәдәниятен танытуны һәм үстерүне киләчәктә дә дәвам итәр, һәм аны яшь буынга тапшыру аша бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Шуның белән бәйле рәвештә, киләчәктә дә ярдәмегездән ташламавыгызны үтенәбез.
Хөрмәт белән,
“Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте” исеменнән,
жәмгыять Рәисе Гөлтан Ураллы,
Идарә әгъзалары:
Якуб Акчура
Бүләнт Аблай
Һидаят Җаек
Атилла Кюнтюз
Яшәр Байтак
Кимәл Акчин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз