27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы китапханәләре арасында сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын күтәрү эшен иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы узачак .
Катнашалар: Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, министр урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Наил Камбеев, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, аның урынбасары Рушания Вахитова.
Конкурс 2 этапта узды. Беренче – район этабында 300 китапханә катнашты, икенче республика этабында карауга республиканың 39 районыннан 106 эш тәкъдим ителде.
Тантаналы шартларда республиканың 26 районыннан 46 җиңүче бүләк алачак.
Конкурсны оештыручылар: ТР ҮСК, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли китапханәсе.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте