Сукырлар өчен китапханәдә «Үз кулларым белән могҗиза» дип аталган күргәзмә ачылды

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасының Сукырлар өчен республика махсус китапханәсендә «Үз кулларым белән могҗиза» дип аталган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәнең төп максаты – күзләре күрмәү сәбәпле инвалидлык алган балалар иҗаты белән таныштыру, инвалидларга (шул исәптән күзләре күрми торган кешеләргә) карата җәмгыятьтә хәерхаһлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Күргәзмәдә Сукыр һәм күзләре начар күрә торган балаларның декоратив-гамәли иҗаты республика ачык конкурсында катнашучыларның эшләре куелган.
Конкурста Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, республиканың башка шәһәрләре һәм районнарыннан өч яшьтән алып унсигез яшькәчә 48 бала катнашты.
Күргәзмәдә төрле материаллардан, төрле техникада башкарылган һәм төрле сюжетлы 50дән артык эш куелган. Күңелләргә шатлык хисе өстәп, тормышка мәхәббәт арттыра торган әлеге иҗат җимешләре үзләренең нәфислеге, үзенчәлеклеге һәм матурлыгы ягыннан күзләре күрә торган балалар һәм хәтта олылар эшләреннән һич кенә дә кайтыш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International