Әнкарәдә татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган фәнни конференция узды

2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
23 декабрьдә Әнкарәдә татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. Конференция Төрек лингвистик җәмгыяте (Türk Dil Kurumu) һәм Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) тарафыннан оештырылды.
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин, Төрек лингвистик җәмгыяте президенты профессор Шөкрү Халүк Акалын чыгышлары белән ачылды. ТЮРКСОЙ исеменнән конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бу оешмадагы вәкиле Лилия Саттарова сәламләде. Институтның 70 еллык гомере эчендә Г. Тукай иҗатына багышланган тикшеренүләре, басмалары, бу юнәлештәге иҗади планнары, Татарстан Республикасында Тукай иҗатын өйрәнүгә күрсәтелгән дәүләт ярдәме – Ким Миңнуллинның чыгышында шушы мәсьәләләр күтәрелде. Ш.Х. Акалын төрек матбугатында Тукайның фаҗигале иртә үлеме белән бәйле чыгышлар, Госманлы империясендә замандашлары тарафыннан шагыйрь иҗатына бирелгән бәя турында сөйләде. .
Профессор Мостафа Өнәр (Измир университеты), д-р Әхәт Салихов (ТЮРКСОЙ), доцент Мәхмәт Кайгана (Амасий университеты), доцент Бүләнт Бәйрәм (Кыркларели университеты), д-р Гөлхан Атнур (Ататөрек исемендәге университет, Эрзурум), д-р М.Арсланов, д-р З.Шәйхисламов, Л.Гәрәева (Г. Ибраһимов исемендәге институт) Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнүнең төрле аспектларына багышланган доклад белән чыктылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International