«La primavera» оркестры «Рояль ачык, ә кыллары зыңлый…» дигән концерт программасы тәкъдим итәчәк

2012 елның 13 гыйнвары, җомга
21 гыйнварда ДЗКЗ сәхнәсендә Казан дәүләт «La primavera» камера оркестры «Рояль ачык, ә кыллары зыңлый…» дигән концерт программасы тәкъдим итә. Яңа елдагы беренче концертын оркестр узган елның декабрендә бакыйлыкка күчкән күренекле педагог, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Марина Васильевна Сухаренконың якты истәлегенә багышлый.
Татьяна Халтурина һәм «La Primavera» оркестры башкаруында мәшһүр ике фортепиано концерты: Камил Сен-Сансның 2 нче һәм Сергей Рахманиновның замандашлары тарафыннан “чор авазы” дип аталган 2 нче концерты яңгыраячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International