Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәмгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшырачаклар

2011 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

29 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәмгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшырачаклар.

Конкурста республиканың 14 муниципаль районыннан һәм берәмлегеннән 53 кеше җиңү яулады, шул исәптән түбәндәге номинацияләр буенча:
«Иң яхшы җитәкче» – барлыгы 7 кеше, муниципаль учреждениеләрдән – 3 (приз фонды – һәрберсе 100000);
«Профессионал»– барлыгы 4 кеше, муниципаль учреждениеләрдән – 6 (приз фонды – һәрберсе 70000);
«Таяныч һәм абруй» – барлыгы 18 кеше, муниципаль учреждениеләрдән – 12 (приз фонды – һәрберсе 50000);
«Перспектива» – барлыгы 14 кеше, муниципаль учреждениеләрдән – 7 (приз фонды – һәрберсе 30000).
Иң яхшылар дип танылган 6 учреждение грант алды, шулар арасында – 1500,0 мең сумга 3 муниципаль учреждение (4000,0 мең сумлык гомуми приз фондының 37,5%).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International