10 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия Чувашларның федераль милли-мәдәни мохтарияте күчмә утырышы була

2012 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
10 февральдә 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия Чувашларның федераль милли-мәдәни мохтарияте күчмә (ФНКАЧР) утырышы була. Көн тәртибендә: «Татарстан чувашларының этномәдәни үсеше. Чынбарлык һәм киләчәк» дигән темага фикер алышу.
ФНКАЧР советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Терентьев Александр Михайлович, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең баш федераль инспекторы Федоров Геннадий Семенович, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Зорин Владимир Юрьевич, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Журавский Александр Владимирович, Чувашстан Республикасы мәдәният министрының милләтләр эшләре, мәгълүмати сәясәт һәм архив эше буенча урынбасары Казакова Татьяна Васильевна, шулай ук Россия Федерациясе субъектларындагы чуваш мохтариятләренең 20 дән артык җитәкчесе катнаша.
Әлеге чара кысаларында анда катнашучылар 2012 елның 11 февралендә бөек чуваш шагыйре Петр Хузангайның Әлки районындагы туган авылы Хузангайга барачаклар, анда шагыйрьнең музеенда булачаклар, чуваш зыялылары белән очрашакчаклар. П.П. Хузангайның 105 еллыгына багышланган концерт күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни мохтарияте уздыра торган чаралар:
- Нурлат шәһәрендә ел саен уздырыла торган Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв». 2011 елда анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Чувашстан Республикасы Президенты (Башлыгы) М.В. Игнатьев катнашты;
- Кама аръягы чувашлары фестивале «Учук» (Әлмәт районы), «Чуваш сандугачы» чуваш җыры конкурсы, «Чуваш чибәре» матурлык һәм талантлар конкурсы, Уку отличниклары слеты, Татарстан Республикасында ЧМММ кубогына футбол буенча турнир, «Выйля кубыс» гармунчылар фестивале һ.б;
- республикада 119 чуваш этномәдәни белем компонентлы мәктәп һәм 130 дан артык китапханә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International