2012 елга “Мәдәни мирас” VII Милли премиясен алу өчен конкурс игълан ителде

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

“Рус утарын торгызу” милли фонды РФ Мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте булышлыгы белән 2011–2012 елларга “Мәдәни мирас” VII Милли Премиясен тәкъдим итә.
Конкурсның беренче этабында катнашу турындагы белдерүләр 2010 елның 1 сентябреннән 2011 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.
2012 ел темасы: «Россиянең күчемле һәм күчемсез мирасы: аны саклау, популярлаштыру һәм торгызу».
Оештыру комитеты Милли премия кысаларында “Меценат” һәм “Төзүче” дигән яңа номинацияләр булдыру турында карар кабул итте. Номинацияләрнең соңгысы РФ төзелеш комплексында эшләүче затларга РФ мәдәни мирасын торгызу, шәһәр һәм авыл территорияләренең мәдәни-тарихи тирәлеген саклау һәм үстерү эшендәге казанышларын билгеләү өчен гамәлгә куела. «Меценат» номинациясе актив хәйриячелек эшчәнлеге алып баручы, мәдәният учреждениеләренә ярдәм күрсәтүче, илебезнең матди булмаган мирас феноменнарын саклауга һәм үстерүгә, Россиянең күчемсез һәм күчемле ядкәрләрен барлауга һәм саклауга, чит илләргә алып чыгылган күчемле ядкәрләрне барлауга һәм кире кайтаруга булышучы, мәдәният, мәдәни мирас өлкәсендә эшләүче оешмаларга һәм аерым эшлеклеләргә матди һәм матди булмаган булышлык күрсәтү рәвешләрен үстерүдә актив катнашучы затлар өчен булдырыла.
РФ Мәдәният министры А.А. Авдеев рәислегендәге Попечительләр шурасына 15 өлкә губернаторы, РФ ФС Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы профильле комитетлары җитәкчелеге, музей директорлары, күренекле галимнәр һәм мәдәни мирасны өйрәнүчеләр, эшкуарлар берлеге вәкилләре керә.
Узган елларда Премиянең түбәндәге номинацияләре бар иде: «Саклаучы», «Милекче», «Ирекле булышчы», «Популярлаштыручы», «Фидакарь» һ.б.
Форум сайтында http://fondus.ru, «Мәдәни мирас» Милли премиясе» бүлегендә Сезгә конкурска караган теләсә нинди сорау бирү һәм үзегезне кызыксындырган барлык мәсьәләләргә кагылышлы тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелә.
Сораулар белән Конкурсның оештыру комитеты рәисе Дмитрий Борисович Ойнаска, әйдәүче координатор Ольга Сергеевна Шурыгинага мөрәҗәгать итә аласыз. E-mail: usadba@fondus.ru Т/с: (499) 238-08-26 Адрес: 119049 Мәскәү, Б.Якиманк урамы, 35 йорт, 1 бина

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International