Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Тинчуринлылар Брюссельгә Тукай шигъриятен алып бара
2012 елның 13 гыйнвары, җомга
Гыйнвар ахырында Брюссельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры гастрольләре узачак. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.
Тинчуринлылар Брюссельгә, шул исәптән Европаның үзенә дә, гастрольгә беренче тапкыр чыга. Труппа Евросоюз башкаласында “Сөй гомерне!” дип аталган лирик спектакль күрсәтәчәк. Биш актер катнашкан музыкаль-шигъри композиция Габдулла Тукайның нечкә лирикасына һәм балачак хатирәләренә нигезләнеп эшләнгән.
Спектакльдә уйнаучы актерлар – Лия Вилданова, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, - Тинчурин театрының баш режиссеры Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Атказанган артисты Рәшит Заһидуллин шәкертләре. Ул Сәнгать академиясендә дә, театр училищесында да актерлык осталыгы буенча үз курсын алып бара.
“Сөй гомерне!” спектакле 21 гыйнварда Рус фән һәм мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Киләсе көнгә Малин шәһәрендә татар диаспорасы белән иҗади очрашу планлаштырылган, аның барышында Казан артистлары концерт куячак. Ә өченче көндә инде, «Tatars in Belgium» рәисе Лилия Вәлиева сүзләренә караганда, бельгиялеләр Татарстан артистларын Европа сый-хөрмәтенең бөтен кануннарына туры китереп, экскурцияләр һәм өчпочмаклар белән кунак итәчәк. Татар ризыклары җирле татарлар аша инде халыкара мәйданга чыкты.
Гастрольләрне, Россия Федерациясенең Бельгиядәге Илчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, “Татарлар Бельгиядә” берлеге оештырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Яңа ел күргәзмәсе ачылды
2025 елның 12 декабрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Атынчык-ат. Уенчык тарихы» Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул якынлашып килүче 2026 ел символына – атка, төгәлрәге, уенчыктагы ат образын гәүдәләндерүгә багышланган. Күргәзмә рәссам, автор уенчыклары остасы һәм коллекционер Елена Кармацкая белән берлектә әзерләнде.
11
декабрь, 2025 ел
Заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсы йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак
16 декабрьдә 16: 00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсын уздыру йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР ГМИИ тарафыннан үткәрелә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде
Казан Кремленең Вәкиллек корпусында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы Совет утырышы узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан циркы гаилә әкиятен күрсәтәчәк
19 декабрьдә Казан циркында бөтен гаилә өчен яңа ел цирк әкиятен – «Конек-Горбунок»ны күрсәтү башлана. Бер ай эчендә аны 100 меңнән артык тамашачы карый алачак-рекордлы санда тамашалар планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз