ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2012 ел
сишәмбе
23 февральдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә һәм Россия тарихы елына багышланган “Юкка түгел хәтерли бар Россия...” дигән бәйрәм уздырылачак.
14 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда гашыйклар бәйрәменә багышланган “Изге Валентин көне” уздырыла.

13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
16 февральдә 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Казан рәссамы Александр Туманов истәлегенә «Сәнгатькә багышланган гомер» күргәзмәсе ачыла.
17 февральдә 17.00 сәгатьтә Василий Аксенов музей-йортында «Теләкләр үтәүче ступа» фотокүргәзмәсе ачыла. Экспозиция Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булачак.

10
февраль, 2012 ел
җомга
20 – 22 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән «Генерал Тимерҗановның сугышы һәм солыхы» документаль фильмының республика премьерасы булачак. Фильм «ИМАН» продюсерлык үзәге тарафыннан 2011 елда режиссер-оператор Николай Морозов һәм продюсер Кузьма Морозов җитәкчелегендә төшерелгән.
14 февральдә 14.00 сәгатьтә ASG Халыкара антиквариат институтында «Мәхәббәт хәлләре» күргәзмәсе ачыла. 
Казанга Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының яңа проектында – Американың заманча академик музыкасы кичәсендә катнашачак дирижер һәм солистлар килде.
Программада – Гершвинның «Порги һәм Бесс»ы, Бернстайнның «Кандид» операсына увертюрасы һәм Уильям Грант Стиллның Россиядә беренче тапкыр яңгыраячак Африка-Америка симфониясе.

9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
10 февральдә 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия Чувашларның федераль милли-мәдәни мохтарияте күчмә (ФНКАЧР) утырышы була. Көн тәртибендә: «Татарстан чувашларының этномәдәни үсеше. Чынбарлык һәм киләчәк» дигән темага фикер алышу.
10 февральдә 15.00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Юлия Вишневскаяның Уникаль Курчаклар Музее коллекциясеннән “Нәкъ менә шул курчак” дигән антиквар курчаклар күргәзмәсе ачылачак.

17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
“Рус утарын торгызу” милли фонды РФ Мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте булышлыгы белән 2011–2012 елларга “Мәдәни мирас” VII Милли Премиясен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International