16-17 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә фестивальне йомгаклау гала-концертлары булачак. Россия, Украина һәм АКШның күренекле солистлары төрле опералардан катлаулы арияләр, дуэтлар, рондо һәм куплетлар башкарачаклар.