Казан рәссамы Александр Туманов истәлегенә «Сәнгатькә багышланган гомер» күргәзмәсе ачыла

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе
16 февральдә 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Казан рәссамы Александр Туманов истәлегенә «Сәнгатькә багышланган гомер» күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә авторның Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, шәхси һәм гаилә тупланмаларында сакланучы 150 эше куелган.
Александр Туманов Казанда 1936 елда туа. Сынлы сәнгать буенча беренче дәресләрен 1 нче Казан сәнгать мәктәбендә ала, аннары Казан сәнгать училищесын һәм И.Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый.1970 елда Туманов А.Р. СССР Рәссамнар Берлегенә кабул ителә.

Белешмәләр өчен тел: 567-80-43; сайт izo-museum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International