Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда «Порги һәм Бесс» репетицияләре башланды
2012 елның 10 феврале, җомга
Казанга Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының яңа проектында – Американың заманча академик музыкасы кичәсендә катнашачак дирижер һәм солистлар килде.
Программада – Гершвинның «Порги һәм Бесс»ы, Бернстайнның «Кандид» операсына увертюрасы һәм Уильям Грант Стиллның Россиядә беренче тапкыр яңгыраячак Африка-Америка симфониясе.
ТР ДСО сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский проектта катнашу өчен АКШтан «Грэмми» премиясе, NAACP 2011 һәм «Граммофон» номинантлары Дарнелл Ишмелны һәм дирижер Марлон Дэниелны, шулай ук Бөекбританиядән Элисон Бьюкененны чакырды.
Оркестр белән беренче уртак репетициядән кунаклар канәгать калдылар.
- Монда килгәнче оркестр чыгышы язмаларын интернеттан карадым, ә бүген исә музыкантлар белән инде турыдан-туры эш барышында таныштым, – диде дирижер Марлон Дэниел. – Артистларның яшь булуы гаҗәпләндерде, Көнбатышта бу сирәк күренеш. Әлеге коллективның осталык дәрәҗәсе югары булуын билгеләп китәргә кирәк. Мондый оркестр белән эшләү үзе бер бәхет!
Марлон Дэниел бу проект белән нәкъ менә Казанда чыгыш ясауның үзе бер мактаныч икәнлегенә басым ясады. Кунаклар “шәһәрнең төрле диннәр һәм милләтләр бергә кайный торган зур казан” булуын тоемлап өлгергәннәр инде.
- Бу музыкага битараф калу мөмкин түгел. Гершвинны башкарганда, музыкантларның йөзендә елмаю балкый, ә тамашачылар ихтыярсыз көй уңаена “баса” башлый. – ди Элисон Бьюкенен. «Порги һәм Бесс»ның аңа һәрвакыт яңа ягы белән ачылуын билгеләп, Бьюкенен сүзләрен Дарнелл Ишмел да куәтли.
Концерт 11 февральдә була. Ул Икеяклы Россия-Америка президент комиссиясе эгидасындагы “Россиядә Америка сезоннары” программасы кысасында уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз