Татарстан Республикасы Милли музее “Изге Валентин көне” уздыра

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
14 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда гашыйклар бәйрәменә багышланган “Изге Валентин көне” уздырыла. Бу көнне музейга килгән парлар “кияү белән кәләш” өчен оештырылган конкурслардан торган “туй тантанасында” катнашачаклар. Музейда традицион мәзәк “ЗАГС” эшләячәк, гашыйклар Мендельсон маршы яңгыраган тантаналы шартларда язылышачаклар, бер-берсенә балдаклар киертеп, Милли музейда никахларын теркәү кенәгәсе алачаклар.
Музей кунаклары багарга, мәхәббәт эшләрендә уңышлар көтәсен алдан әйтеп бирергә өйрәнәчәкләр. Аларны тагын Мәхәббәт фәрештәсе ролендә җәядән ук ату, бәхетле мәхәббәт китерәчәк тәңкә сугу, хуш исле майлар әзерләү, сабын кайнату, алтын җепләр белән чигү, гашыйклар өчен борынгы бөтиләр – аерылмас курчаклар ясау кебек мавыктыргыч шөгыльләр көтә. Теләүчеләр кына белән тәннәренә сурәт (мехенди) һәм чәчләренә стильле прическалар ясата алачак. Барлык Валентин һәм Валентиналарга керү түләүсез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International