Татарстан Республикасы Милли музеенда “Бар Россия хәтерендә саклый...” дигән бәйрәм уздырыла
2012 елның 14 феврале, сишәмбе
23 февральдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә һәм Россия тарихы елына багышланган “Юкка түгел хәтерли бар Россия...” дигән бәйрәм уздырылачак.
Музей кунаклары төрле чор солдатларының яшәве-көн күреше, сугыш хәрәкәтләре алып бару үзенчәлекләре белән таныша, ерак заман сугышчыларының реконструкцияләнгән мундир һәм амунициясен күрә һәм хәтта киеп тә карый ала.
Бәйрәм шәрәфенә музей хезмәткәрләре “Ир кеше дигән олы исем” дип аталган экскурция уздырачаклар, аның барышында кунаклар Татарстан Республикасы Милли музее экспонатлары мисалында борынгы чорда һәм урта гасырларда крайның ир-атлары ни белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат алачак.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.