Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
«Мир» кинотеатрында «Генерал Тимерҗановның сугышы һәм солыхы» фильмы премьерасы була
2012 елның 10 феврале, җомга
20 – 22 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән «Генерал Тимерҗановның сугышы һәм солыхы» документаль фильмының республика премьерасы булачак. Фильм «ИМАН» продюсерлык үзәге тарафыннан 2011 елда режиссер-оператор Николай Морозов һәм продюсер Кузьма Морозов җитәкчелегендә төшерелгән.
20 февральдә премьера бер үк вакытта Казанда («Мир» кинотеатрында 18.00 сәгатьтә), Чаллыда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә була. 21 һәм 22 февральдә картина республиканың башка районнарында күрсәтелә.
17 февральдә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» агентлыгында фильм журналистлар өчен күрсәтеләчәк һәм картина авторлары, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре һәм «Татаркино» ДУ вәкилләре белән матбугат конференциясе уздырылачак.
Фильм авторлары: режиссер Николай Морозов, сценарий авторлары Элина Насибуллина, Александра Сенчукова, оператор Николай Морозов, операторлар төркеме: Евгений Ямашев, Рөстәм Вәлиев, тавыш режиссеры Игорь Сиденко, редактор Дмитрий Хохлов, монтаж Рөстәм Вәлиев, фильмның директоры Алена Кириллова, продюсеры Кузьма Морозов.
Фильмның герое Ринат Тимерҗанов озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары була, ә 2011 елдан Алтай крае эчке эшләр министры итеп билгеләнә. 1998 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының криминаль милиция башлыгы вазыйфасына билгеләп куелгач, нәкъ менә ул республикада шул чакта кискенләшеп киткән криминаль хәлне нормальләштерүгә бик зур өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз