«Үзгәреп торучы дөньяда үзгәреш кичерүче музей» дип аталган грант конкурсына 355 музей проекты керде

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
2012 елда «Үзгәреп торучы дөньяда үзгәреш кичерүче музей» дип аталган грант конкурсына Россиянең барлык федераль округларыннан 355 музей проекты керде. Конкурста федераль, республика, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәдәге музей оешмалары катнаша.
Грант конкурсы Россия Федерациясе территориясендә урнашкан музейлар һәм музей оешмалары өчен оештырыла. Конкурста төбәк өчен әһәмиятле һәм гамәлгә ашыру мөмкин булган проектлар җиңеп чыга.
Конкурста җиңүчеләрне июнь ахырында игълан итәчәкләр, һәм жюри һәрбер проектка бүлеп биреләсе акча күләме турында карар кабул итәчәк. Барлык номинацияләрдәге грантлар суммасы - 300 000 – 1 000 000 сумга кадәр, «Музей экспозицияләре технологияләре» һәм «Автор» номинацияләре өчен – 2 000 000 сумга кадәр.
Конкурсны оештыручылар: РФ Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән В.Потанин исемендәге Хәйрия фонды. Конкурс белән оператив идарә итүне Мәдәният менеджерлары ассоциациясе гамәлгә ашыра.
Мәгълүмат өчен: http://museum.fondpotanin.ru //museum.fondpotanin.ru, +7(926)227 21 86
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International