Төркиядә Балалар симфоник оркестрының беренче җыены булды

2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
21 – 29 гыйнварда Төркиянең өч шәһәрендә (Конья, Нигде, Кайсери) Балалар симфоник оркестрының беренче җыены булды. Анда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучысы Камил Мөхәммәтдинов (виолончель) катнашты.
Оркестрның беренче җыенында Азәрбайҗан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм башка илләр балалары катнашты. Алар Моцарт, Штраусс, Россини һәм башка композиторларлар әсәрләрен башкардылар.
Чараның соңгы көнендә балалар ТЮРКСОЙ Генераль секретаре Д.К.Касеинов белән очраштылар.
Чараны оештыручы – халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International