XXX Шаляпин фестивале көндәлеге: ундүртенче көн

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
16-17 февральдә, Шаляпин фестивале тәмамланган көннәрдә, ике йомгаклау гала-концерты күрсәтеләчәк.
Әлеге фестиваль программасына 10 опера кертелде һәм 60тан артык җырчы һәм дирижер чыгыш ясады.
Фестивальнең соңгы дүрт спектакле төрле жанрда куелган: монументаль «Аида», биюле «Кармен», грандиоз «Борис Годунов» һәм символик «Сихерләнгән илгизәр».
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Дж. Верди драмасы буенча куелган «Аида» спектаклен күрсәтте. Рольләрне башкардылар: Мария театры солистлары Екатерина Семенчук (Амнерис), Анна Маркова (Аида), Әхмәт Агади (Радамес).
Фестиваль программасын Ж.Бизеның Г.Ковтун куйган «Кармен» спектакле дәвам итте. Спектакльдә Екатерина Егорова, Әхмәт Агади, Эдуард Цанг, Юлия Саврасова катнашты.
«Борис Годунов» операсы юбилей фестиваленең кульминациясе булды, ул Федор Иванович Шаляпинның туган көне – 13 февральдә башкарылды.
«Борис Годунов»та рольләрне күренекле җырчылар башкарды: Михаил Светлов-Крутиков (Варлаам), Ирина Макарова (Марина Мнишек), Дмитрий Кузьмин (Самозванец), Ирина Гелахова (шинкарка), Венера Гимадиева (Ксения), Артем Крутько (Феодор). Борис Годунов ролендә – Рене Папе.
«Сихерләнгән илгизәр» спектакле Казанда беренче тапкыр күрсәтелде. Дирижеры - Валерий Гергиев. Режиссер-куючысы – Алексей Степанюк.
Тел: (+7 843) 231-57-32, +7 927 4128275, www.kazan-opera.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International