Н.А.Дурова музей-утарында Масленицага багышланган тамаша күрсәтеләчәк

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
20 – 26 февральдә Н.А.Дурованың Алабугадагы музей-утарында Масленицага багышланган тамаша күрсәтеләчәк.
Борынгы утар ишегалдында балаларны «Простоквашинода кыш» мультфильмы геройлары, шулай ук шаян шамакайлар – Ваня белән Маруся, һәм Масленица үзе каршы алачак. Балаларны Масленица бәйрәме тарихы, уеннар һәм күңелле ярышлар белән үрелеп баручы йолалар һәм гореф-гадәтләр белән таныштырачаклар.
Кунакларны тетатраль тамаша, күңелле уеннар, ярышлар, боз тавыннан шуу көтә. Кышкы уеннардан соң, Масленица карачкысы яндырылачак.
Телефоннар: 8 (85557) 7-96-51, 7-89-70.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International